2022 елга ял көннәре
2021 елның 31 декабрендә шулай ук ял көне булачак.
РФ Хөкүмәте 2022 елга җитештерү календарен раслады: аерым алганда, Яңа ел яллары 1-9 гыйнварда дәвам итәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.
РФ премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабрендә шулай ук ял көне булачак дип белдерде.
Китерелгән мәгълүматларга караганда, Яңа ел яллары — 1-9 гыйнварда, май бәйрәмнәре - 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майга кадәр дәвам итәчәк.
1 нче һәм 2 нче гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) ял көннәре 3 һәм 10 нчы майга күчерелә. 5 мартның эшләми торган шимбәсе 7 мартка күчерелгән.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев