43 укучыны БДИдан куып чыгарганнар
ҖӘМГЫЯТЬ

43 укучыны БДИдан куып чыгарганнар

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп периодының тәүге сынаулары узды.

География, химия һәм әдәбияттан имтиханнар штат режимында үтте, әмма 43 катнашучыны кагыйдәләр бозган өчен чыгарганнар, дип хәбәр ителә Рособрнадзор сайтында.

География буенча БДИда 20 меңгә якын кеше катнашкан, шулар арасында 2021 елның 18 мең чыгарылыш укучысы да бар. Әдәбияттан имтихан бирү өчен 60 меңгә якын кеше гариза тапшырган, шуларның 48 меңе быел мәктәпне тәмамлый. Химияне 104 меңгә якын укучы сайлаган (шуларның 90 меңнән артыграгы – быелгы чыгарылыш сыйныф  укучылары).   “Федераль иҗтимагый күзәтүчеләр мәгълүматлары буенча, беренче имтиханнардан  кагыйдәләрне бозганнары өчен 43 кешене чыгарганнар”, – диелә хәбәрдә.   География буенча БДИда минималь балл – 37, әдәбияттан – 32, химиядән – 36.  

Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен 17 июньнән дә калмый белә алачак.

Еш кына чыгарылыш сыйныф укучылары  профильле математика, җәмгыять белеме, инглиз телен һәм информатиканы сайлаган. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен БДИ тапшыруның төп этапы 31 майда башланды. 2021 елда Мәскәүдә  ГИА-11дә катнашыр өчен мәктәпне элегрәк тәмамлаган 87 меңнән артык  укучы  теркәлгән.

Чыганак: Lenta.ru

Фото: Pixabay

Әлфия ШАКИРҖАНОВА

Өмет

 https://matbugat.ru/news/?id=33241

 


Нет комментариев