Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ачыгыз, сезнең участковый

12 - 21 сентябрь аралыгында республика территориясендә "Күзәтү" ("Надзор") оператив-профилактик операция үткәрелә. Аның максаты - элек хөкем ителгән, административ күзәтүдә булган затларны тикшерү, алар тарафыннан кылынырга мөмкин җинаятьләрне кисәтү. Әлеге уңайдан Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шушы көннәрдә азат ителеп кайткан һәм шәһәрдә яшәүче берничә кешенең өендә булды. Азат ителеп...

12 - 21 сентябрь аралыгында республика территориясендә "Күзәтү" ("Надзор") оператив-профилактик операция үткәрелә. Аның максаты - элек хөкем ителгән, административ күзәтүдә булган затларны тикшерү, алар тарафыннан кылынырга мөмкин җинаятьләрне кисәтү. Әлеге уңайдан Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шушы көннәрдә азат ителеп кайткан һәм шәһәрдә яшәүче берничә кешенең өендә булды.


Азат ителеп кайткан, әмма суд хөкеме бетмәгән (не снятая судимость) кешеләр айга ике мәртәбә эчке эшләр бүлегенә билгеләнергә йөрергә тиеш. Суд алар өчен таләпләр дә билгеләгән. Кичке уннан иртәнге алтыга кадәр алар урамга чыкмаска, тәртип бозмаска, административ җаваплылыкка тартылмаска тиеш. Спиртлы эчемлекләр куллану да катгый тыела. Бу таләпләрне үтәмәгән очракта участок уполномоченныйлары документлар җыеп, судка юллый. Алар язмышын суд органнары хәл итә. Күпчелек очракта ирекләреннән мәхрүм итү кебек карарлар чыгарыла, әмма бездә әлегә мондый очракларның булганы юк, ди полиция хезмәткәрләре.
- Мондый рейдларны ай саен үткәрәбез. Безнең максат - хөкем ителгән әлеге затларны административ җинаять кылудан кисәтү, профилактик чаралар, әңгәмәләр үткәрү,- ди административ күзәтү үткәрү инспекторы, полиция майоры Румия Сәлахова.
1956 елгы Анна (исемнәр үзгәртелде) тикшерү вакытында өендә иде. РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе буенча (кеше сәламәтлегенә зыян салу) җинаять кылып, суд органнары тарафыннан 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 2011 елда азат ителеп кайткан. Хәзер аңа суд тарафыннан күзәтү билгеләнгән. Анна вакытлыча эшкә урнашкан, ире белән тәртипле тормыш рәвеше алып бара башлаган. Кичләрен өеннән чыкмый, аракы эчми.
- Җинаять кылудан сакланам, башка мондый хәл кабатланмас, - диде ул полиция хезмәткәрләренә.
41 яшьлек Виктор шулай ук күзәтүгә алынган. Участок уполномоченныйлары килгәндә ул да өендә иде. Анна кебек үк Виктор да аракы эчүен ташлаган, эшкә урнашкан, өендә ремонт ясарга җыена.
- Әлбәттә, мондый язмышлы кешеләргә тормышта үз урыннарын табуы кыенрак. Суд хөкеменә тартылган булуларын исәпкә алып, эш бирүчеләр аларны кечкенә хезмәт хакына җыештыручы, штукатур-маляр яисә башка эшкә вакытлыча ала. Әмма үзегез күрәсез, тырышалар. Күбесе эчүләрен ташлаган, билгеләнергә йөри, кичке вакытта өендә була,- ди участок уполномоченные Айдар Галиуллин.
Шәһәр һәм районда күзәтүгә алынган 15 кеше яши. Хокук сакчылары ай саен һәрберсенең өендә булып, язмышлары белән кызыксына, кайвакыт эшкә урнашуда ярдәм күрсәтә, әңгәмәләр үткәрә. Аларның файдасы гына булсын иде, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд