Аларның батырлыгы – мәңгелек
Үткән атнада интернационалист-сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Анда муниципаль район башлыгы Р. Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, Мәдәният идарәсе, Мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашты. Рәгать Хөсәенов Әфганстандагы сынауны намус белән узган, сугышчан бурычын үтәгән хәрбиләр турындагы хәтернең һәр...
Үткән атнада интернационалист-сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте.
Ветераннар алдында чыгыш ясаган "Боевое братство" ветераннар оешмасының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Рамил Даутов, Әфганстан хәрби хәрәкәтендә катнашкан якташыбыз Илья Мишин Әфганстандагы сугыш - ул безнең горурлыгыбыз да, йөрәк авыртуы да, дигән фикерләр әйтте. Әфган сугышы ветераннарына сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм хезмәттә уңышлар теләделәр. Мәктәп укучылары Әфганстан сугышына багышлап язылган шигырьләр укыды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев