АЛТЫН ТАПКАН
ҖӘМГЫЯТЬ

АЛТЫН ТАПКАН

Көньяк Кореяның Инчхон шәһәре халыкара аэропортында җыештыручы чүп савытында меңәрләгән долларлык алтын коелмалары тапкан.


Полиция хәбәр итүенчә, алтынның хуҗасы элемтәгә чыкмаган. 6 ай эчендә ул үзен белгертмәсә, алтынның рәсми хуҗасы итеп җыештыручы табылачак. 


Алтынның хуҗасы табылса, кыйммәтле металның базар бәясеннән 20% җыештыручыга тәгаенләнергә тиеш. Ә менә коелмалар җинаятьчел эшчәнлек белән бәйле булса, җыештыручыга берни дә тәтемәячәк.  


Чыганак: http://omet-rb.rbsmi.ru/news/altyn-tapkan/

pixabay.com/ru фотосы

Нет комментариев