Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Асия апа Нуретдинова гомерен медицинага багышлаган

Сүзем Асия Барый кызы Нуретдинова турында.

37 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән ул, бүгенге көндә – лаеклы ялда.

Тумышы белән Асия апа районыбызның Керкәле авылыннан. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач та, Шөгер битум заводы каршындагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли башлый. Бер елдан Шөгер участок хастаханәсенең терапия бүлегенә күчә. Аннары 1981 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчыга кадәр балалар консультациясендә эшли.

Күп нәрсәгә тәҗрибәле шәфкать туташы Анна Михайловна Антиповадан өйрәнгән. Авыруларны кабул итүдә катнашу, инъекция, прививкалар ясау, мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында профилактик күзәтү үткәрү – болар барысы да шәфкать туташының гомуми эш рәвешенә әверелгән булган.
-    Балаларны бик яраттым, - ди Асия апа. – Шуңадыр эштәге авырлыклар да сизелмәде.

Үзенең хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән искә ала. Педиатр Зөһрә Айткулова, шәфкать туташлары: Раилә Антипова, Гүзәлия Вәгыйзова кебек үз эшенә гашыйк кешеләр белән бергә эшләвенә горурлана ул.

Асия апа ире Равил Габделхак улы белән ике бала үстереп, аларга белем бирделәр. Балалары кызлары Лилия һәм уллары Ренат та балачактан хезмәт белән чыныкканга күрә, тормыш авырлыклары алдында сынатмыйлар, икесе дә матур гаиләләр корганнар. Әти-әниләре балаларының, биш оныкларының хәзер кадер-хөрмәтләрен тоеп яшиләр. Килен-кияүләре дә әйбәтләр икән.

Равил абый белән Асия апаның йортында, гаиләсендә киләчәктә дә тынычлык, муллык булуын телим.

 

Рәмзия Гәрәева.

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар шәфкать туташы Асия Нуретдинова