Әти кешеләргә ата капиталын бирә башларга тәкъдим итәләр
ЛДПР ата капиталын кертергә тәкъдим итә.
Рәсми никахта булган әтиләр бер баласы тугач 500 мең сум һәм өченчедән соң һәр бала өчен 1 миллион ала башларга мөмкин. Партия лидеры Леонид Слуцкий бу хакта РИА Новостига хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, яңалыклар илдә демографик картинаны яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әмма шунысы да бар, аерылышкан очракта әти кеше капиталның шактый зур өлешен кире кайтарырга тиеш була.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев