Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һава торышы кисәк үзгәргән очракта кәефне яхшырту ысулын әйттеләр

Мартның башы Үзәк Россиядә аномаль җылы булды,

әмма айның икенче атнасында инде төбәктә кышкы салкыннар башланды. Табиб-терапевт Филипп Кузьменко Sputnik радиосына биргән интервьюсында һава торышының үзгәрүе кәефкә начар йогынты ясаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Һава температурасының кинәт түбәнәюе кайбер кешеләрдә хәлсезлек һәм баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин, дип искәртте ул. Әгәр аларның бердәнбер сәбәбе һава торышының үзгәрүе булса, мондый симптомнар арасында артык борчылырга кирәкми, дип саный табиб.

Аның сүзләренчә, табиблар һава торышы кисәк үзгәргән вакытта үзен начар хис иткән кешеләргә ниндидер дәвалау чаралары билгеләми.

Бу очракта үз хәлеңне яхшырту алымы юк түгел, дип сүзен дәвам итте ул. Әмма ул тиз генә тәэсир итми.  

«Физкультура белән шөгыльләнү, бер үк вакытта йокларга яту һәм тору, дөрес туклануның файдасы бар», - дип сүзен төгәлләде Филипп Кузьменко.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев