Авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат белән хушлашу чарасы Казанда узачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат белән хушлашу чарасы Казанда узачак

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы 8 февральдә Казанда булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Инстаграм битендә язды.

 

«Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында сәгать 11дә башланачак», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе 7 февраль кичендә авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутатның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашты.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев