Райондагы берничә авыл авыл җирлеге башлыклары Казанда укуда булды.
Шөгер авыл җирлеге, Иске Шөгер авыл җирлеге һәм Керкәле авыл җирлеге башлыклары (Радик Гафиятуллин, Лилия Шиһапова, Линар Бигманов) 8 ноябрь көнне хәзерге вакытта Казанда хәрби өйрәнүләрдә булган мобилизацияләнгән егетләр янына барып хәлләрен белешкәннәр.
"Ир-егетләрнең кәефләре яхшы, исән-саулар. Һәркөнне тренировкалар, өйрәнүләр узалар. Барыгызга да күп итеп сәламнәр җиткерделәр", - ди авыл башлыклары.
Мәгълүмат һәм фото "Типичное Шугурово" төркеменнән алынды.
Нет комментариев