Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Авыл укытучысы – 2019” җиңүчесе Зөлфия Хисамова: Авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде

“Авыл укытучысы – 2019” конкурсы абсолют җиңүчесе Ленингорск районы Урмышлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында сөйләде.

 

“Әлеге конкурста катнашуым белән бик горурланам. “Мәгариф” журналына һәм конкурс оештыручыларына рәхмәт белдерәм. Гади авыл укытучысын зур дәрәҗәгә күтәргәнегез өчен рәхмәт. Коллегаларга исәнлек-саулык, сабырлык телим. Авыллар бетмәсен, мәктәпләрнең киләчәге булсын иде”, - диде ул.

“Мәктәптә эшләвемә дә утыз елдан артык вакыт узды. Илебездә мәгариф өлкәсендә күп үзгәрешләр булды. Нинди генә үзгәрешләр булса да, мин иң беренче яңалыкны “Мәгариф” журналыннан укыдым. Бу конкурсларда катнашу үз-үзеңне сынап карау өчен зур мөмкинлекләр ача", - ди Зөлфия ханым.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195553/

 Фото: Султан Исхаков

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195553/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев