Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылга килгән бүрене бер ир-ат ялан куллары белән буып үтергән

Бүре авылда ике этне дә талап үтергән

 

Еврей автономияле өлкәсенең Ленин районындагы Новотроицкий авылында бер ир-ат ана бүрене буып үтергән. Кыргый ерткыч һөҗүм иткәч, ир-ат ялан куллары белән аңа каршы торган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

2 гыйнварда ана бүре урманнан чыга һәм авылга таба килә. Аны видеокүзәтү камералары төшереп ала. Бүре йорт хайванын куып йөргән мизгел дә язмага эләгә. Ул йорт хайванын ботарлап ташлый, диелә хәбәрдә.

Бу бүре авылда ике этне дә талап үтергән, бер ир-атка һөҗүм иткән һәм аны да тешләгән. Бүре ташланган фермер исә бик нык каршылык күрсәткән һәм ерткычны буып ташлаган.

Әлеге вакыйгадан соң, хайваннарга котыруга каршы вакцинация ясаганнар. Бүре үләксәсенең биоматериалларын махсус лабораториягә тапшырганнар.

Бүре белән көрәшкән Борис Кривошеев исемле бу ир-ат РЕН ТВ каналы хәбәрчесе белән аралашкан. Ул кечкенәдән үк аучылык белән шөгыльләнүен, кыргый хайваннардан курыкмавын әйткән.

«Мин авыру ерткычны үтердем. Ул балаларга яки хатын-кызларга һөҗүм иткән булыр иде. Олы ана бүре, аларны буып кына ташлар иде. Ул котыру авырулы, авылга кешеләр янына килгән, икен көн йөрде инде. Беренче көнне этләрне буып ташлаган, бәйдә торган атны тешләп киткән. Икенче көнне минем сменага эләкте, миңа һөҗүм итте. Урамда башка кешене очратса, чәйнәп үтерәчәк иде», — ди ул.

Чыганак: "Интертат"

http://agryz-rt.ru/news/faiga/avylga-kilgn-brene-ber-ir-at-yalan-kullary-beln-buyp-tergn

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев