Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аждаһа елы ни вәгъдә итә?

Кучкар (21.03-20.04) Мирас калдыру яки алу кебек мәсьәләләрне хәл итү, сәясәт белән шөгыльләнү өчен уңайлы ел. Салымга кагылышлы күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Яңа эшкә урнашу өчен кулай вакыт (гәрчә моның өчен укып алырга яки квалификациягезне күтәрергә кирәк булса да). Эш ачу мәсьәләсенә килгәндә, бары тик үз акчагызга гына нәрсәнедер хәл...

Кучкар (21.03-20.04) Мирас калдыру яки алу кебек мәсьәләләрне хәл итү, сәясәт белән шөгыльләнү өчен уңайлы ел. Салымга кагылышлы күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Яңа эшкә урнашу өчен кулай вакыт (гәрчә моның өчен укып алырга яки квалификациягезне күтәрергә кирәк булса да). Эш ачу мәсьәләсенә килгәндә, бары тик үз акчагызга гына нәрсәнедер хәл итә алачаксыз. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр башта булыр тик аннан кайсы кая юкка чыгып бетәр. Ел азагына матди хәлегез яхшырачак. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булу кирәк.
Үгезбозау (21.04-20.05) Кайбер мәсьәләләрдә бер фикергә килә алмау якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышу әйбәтрәк булачак. Перспективага корып куелган планнарыгыз тамырдан үзгәреш кичерәчәк. Күп сәфәрләр планлаштырмагыз: алардан тәмам туярга мөмкинсез. Май аенда энергиягез ташып торачак. Елның икенче яртысында кесәгез калынаячак. Гомумән алганда, ел уңышлы киләчәк.
Игезәкләр (21.05-21.06) Килеп туган теге яки бу вакыйгаларга үз фикерегезне булдырырга туры килер. Үзегезне борчыган проблемаларны хәл итү өчен вәгъдәсендә тормаучы шикле кешеләргә ялынмагыз - юкса үкенәчәксез. Элеккеге мөнәсәбәтләрегез өзелергә мөмкин. Һөнәрегезне алыштыруыгыз бар. Әмма бизнеска кереп китәргә ашыкмагыз. Моның өчен зур әзерлек, төптән уйланылган гамәлләр кылу кирәк. Ни генә булмасын, финанс өлкәсе бик шәп перспективалар вәгъдә итә. Инде гыйнвар аенда ук бик кыйммәтле бер әйбер сатып алуга ирешәчәксез. Хыялларыгызны кәгазьгә теркәп куйсагыз, тормышка ашу ихтималы зурая.
Кысла (22.06-22.07) Тәвәккәллек сорый торган эшләргә тотынмау, куркыныч ихтималы белән янаган урыннарга килеп чыкмау хәерлерәк. Фәлсәфәгез, тормышка карашыгыз үзгәрер шикелле. Фикер йөртүләре үзегезгә аңлашылып җитмәгән кешеләр белән элемтәгә керүдән сак булыгыз. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту омтылышы, тәртипле тормыш рәвеше сәламәтлегегезне ныгытачак. Сәяси уеннарда катнашу кирәкмәс. Август аенда сак булыгыз: нәрсәнедер үзләштерү генә түгел, хәтта ки урлау белән кызыксынып харап булырга мөмкинсез.
Арыслан (23.07-23.08) Дәүләт карамагында эшләүчеләрне: юристлар, укытучы, журналист, хәрбиләрне, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен бик шәп уңышлар көтә. Башкаларның фикерен санга сукмау үтә зур ризасызлык китереп чыгарырга мөмкин. Дәрәҗәле, бай кешеләр белән элемтәләрне җайга салачаксыз. Үгезбозау, Кәҗәмөгез, Кыз кебек йолдызлык билгеләре вәкилләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга киңәш ителми. Июнь аенда көтелмәгән хәлләрдән саграк булыгыз. Июльдә исә матди байлыклар явачак. Көзен гаиләгезне мәхәббәт җимеше белән тулыландыру көтелә.
Кыз (24.08-22.09) Эшегездәге, көнкүрешегездәге хәлләр кәеф-рухыгызда һич кенә чагылыш тапмый калмаячак. Урынсызга шикләнү, юк-барга ачу кабару ише сыйфатларыгыз көчәячәк. Фәнни карьера ясау өчен әйбәт вакыт. Эшлекле сәфәрләр романтик мавыгулар белән төгәлләнергә мөмкин. Хатын-кызларга спорт заллары, матурлык салоннарында ешрак булу зыян итмәячәк. Финанс өлкәсендә әйбәт кенә уңышлар көтелә. Социаль өлкәдә эшләүчеләр март аенда шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешәчәк. Октябрь аенда сәяхәткә чыгу комачау итмәс.
Үлчәү (23.09-23.10) Үлчәүләр төснең формага ничегрәк ярашуын кемгә караганда да яхшырак сиземләүчән. Аждаһа елы бигрәк тә дизайнерларга, модельер, рәссамнарга уңай киләчәк. Күчемсез милек, машина сатып алганда иминиятләштерү турында онытмагыз. Ачык һәм аңлаешлы перспектива, максатларның булмавы кабул ителә торган карарларыгызның дөреслегенә шик тудырырга мөмкин. Тик барыбер эш урынын алыштыру киңәш ителми. Апрель аенда керемнәрегез арта башлаячак. Бу елда килеп чыккан авырулар җентекләп дәвалануны таләп итәчәк. Көз, һичшиксез, уңыш алып киләчәк.
Чаян (24.10-22.11) Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган, иң четерекле проблемаларны да тыныч кына, ашыкмыйча гына хәл итә белә торган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Романтик мөнәсәбәтләр бик тиз үсеш алачак, әмма очраклы элемтәләр җитди проблемалар китереп чыгарыр. Якын һәм ерак чит илләргә сәяхәтләрдә тоткарлыклар, чикләүләр килеп чыгарга мөмкин. Аларга алдан ук әзер булып торыгыз. Гомумән алганда, тынгысыз булса да, уңышлы ел.
Укчы (23.11-21.12) Укчылар көнкүреш шартлары турында уйланачак. Аларны үзгәртү таләп ителгән очракта язмышыгыз үзегезгә кирәкле барлык мөмкинлекләрне бирәчәк. Хыялыйга әйләнүдән сакланыгыз. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр өчен моннан уңышлырак елны башка эзләп тә табып булмаячак. Бизнес оештыру өчен кулай чор. Гыйнвар аенда ук керемнәрегезнең артуга таба баруы сизеләчәк. Апрель аенда зуррак вазифага күтәрелү ихтималы бар. Ялгызлар үз парын табар. Тулаем алганда, тетрәнүләрсез тыныч ел.
Кәҗәмөгез (22.12-20.01) Бик уңышлы ел. Килеп туган хәлләр Кәҗәмөгезләргә моңа кадәр мөмкинчелек чыкмаган эшләренә керешү өчен юл ачачак. Йолдызлар чит ил фирмалары белән эшләүчеләргә бигрәк тә уңышлы булачак. Электроника әйберләре белән эшләгәндә яки сатып алганда техниканың токтан саклау сыйфатына игътибар итү кирәк. Алдан әзерләнмичә, көтелмәгән сәфәрләргә чыгып китүдән сак булу әйбәт. Елның икенче яртысында керемнәрегез бик нык артачак.
Сукояр (21.01-19.02) Уңышлы ел. Матди өлкәдә үзегезне әйбәтрәк, ышанычлырак хис итә башларсыз, эшегездә тагын да булдыклыланып китәрсез. Яңа эшкә яки югарырак вазифага күчүегез бар. Сүз уңаеннан, нәкъ менә февраль аенда яңа урында эшли башлауның үтә дә уңышлы килеп чыгасын искәртеп үтү кирәк. Төзүче-Сукоярлар бигрәк тә кыйммәтле белгечләргә әйләнәчәк. Сентябрь аенда кирәкмәгән чыгымнардан сак булу зыян итмәячәк. Романтик очрашуларны кышка калдыру әйбәтрәк булыр.
Балык (20.02-20.03) Тормышыгызда бик күп яңалыклар булачак. Тик һөнәри өлкәдә зур киеренкелек көтелә. Бөтен көчегезне куеп, көтелмәгән хәлләргә әзер булып эшләргә туры киләчәк. Эш шартларын яхшыртасыгыз килсә, иң әйбәте - февраль ае. Уңышны кулдан ычкындырмагыз. Март аенда керемнәрегез үсәчәк. Ә менә карьера үсеше көтелми. Яңа һөнәр үзләштерү, квалификацияне күтәрү өчен кулай ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев