Балага исемне кайчан кушарга?
Иң яхшысы - бала туганнан соң ук яки җиденче көнендә исем кушарга кирәк, әмма бу эшне сузарга ярамый.
Бала туу - безнең өчен зур вакыйга. Без моңа алдан ук әзерләнәбез, алдан исем әзерләп куябыз. Әлбәттә, хәзер интернет бар, анда кереп, дөньядагы бөтен исемнәрне таба алабыз. Әмма безнең милли, дини исемнәребез дә бар һәм балага шул исемнәрне кушу - иң яхшысы. Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Инстаграм аккунтында сөйләде.
Әле бала кечкенә булганда бу исем аңа туры да килергә мөмкин. Әмма бу бала үсәчәк, әти, соңыннан бабай булачак. Яки әни һәм әби булачак. Аңа бу исем туры киләчәкме? Ә безнең милли исемнәр беркайчан да искерми. Балага исем сайлаганда имам белән киңәшегез, ул кайсы исемне сайлау яхшырак булуын әйтер.
Шулай ук бала тудыру йортыннан чыккач, туры мәчеткә кереп исем куштырырга ярыймы дип тә сорыйлар. Әлбәттә, һәркем үзе теләгәнчә эшли. Кемдер роддомнан чыгуга ук мәчеткә килә, без моңа һәрвакыт бик шат һәм исем кушу йоласын башкарабыз.
Кайберәүләр исем куштыру өчен имамны, мулланы өйгә чакырырга буламы дип сорый. Әйе, болай да ярый. Әгәр өйгә чакырырга уйлыйсыз икән, бераз алданрак хәбәр итәргә кирәк, чөнки һәрбер имамның вакыты язылып куелган һәм сез теләгән вакытка ул буш булмаска мөмкин.
Тулырак: https://intertat.tatar
http://sarman-rt.ru/news/hlak/balaga-isemne-kaychan-kusharga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев