Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балигъ булмаганнар һәм яшьләргә карата хокук бозуларга кагылышлы туры эфир була

Балаларны криминалдан саклау хакында экспертлар белән туры эфир булачак.

Туры эфир 28 нче апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чарада республиканың яшьләргә һәм  балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Елена Овчинникова, балаларны хокук бозу һәм җинаять эшләренә катнашудан ничек саклап калу турында доклад белән чыгачак. Казанндагы “Доверие” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге,  психология-педагогия ярдәме күрсәтүче “Сердәш” бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова “Баланы аңа каршы булган җинаять һәм көчләүләр корбаны булудан саклау” темасы буенча сөйләячәк. Туры эфирның экспертлары  Татарстан прокуратурасының  балигъ булмаганнар һәм яшьләргә кагылышлы законнарның үтәлеше күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Белянин, республика тикшерү комитетының 3 нче тикшерү идарәсе өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров була.  Республика премьер-министры урынбасары  Ләйлә Фазлиева һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева  туры эфирның модераторлары булачак.  Туры эфирны министрлар кабинеты сайтында (Кабмина РТ) карап була. Элемтә өчен телефон:8 (843) 294 96 10.

 

https://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев