Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр тукланырга киңәш итте

Белгечләр искәрткәнчә, нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим.

Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр ашарга киңәш итә.

Ведомствога сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, туклану режимын үтәү — рациональ туклануда кирәкле шартларның берсе.

«Нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим. Мәктәп укучыларына 4-5 сәгать саен тәүлегенә биш тапкыр ашарга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, иртәнге аш туклыклы булырга һәм кайнар ризыкларны да үз эченә алырга тиеш. Көндезге ашның өч яки дүрт ризыктан (шуларның берсе — аш) торуы зарур.

«Төштән соңгы җиңел аш вакытында җиләк-җимеш булса яхшы. Ул гадәттә җиңелчә була һәм сөт белән күмәчтән тора, аларны кайвакыт камыр ризыклары (коймак), шулай ук кондитер әйберләре белән дә алыштырырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор белгечләре кичке ашта, ит һәм балык ризыкларын кертмичә, иртәнге аш вакытында бирелгән ризыкларны кулланырга киңәш итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев