Бөгелмәдә ике бала кар һәм боз кисәге астында калып җәрәхәтләнгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдә ике бала кар һәм боз кисәге астында калып җәрәхәтләнгән

Бөгелмәдә балалар өстендә түбәдән кар һәм боз кисәге төшкән. Аларны үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Фаҗига Константин Циолковский урамындагы 10-нчы йорт ишегалдында иртәнге сигездә булган. Кыз һәм малай әниләре белән подъездтан чыга торган була.  Ашыгыч ярдәм килеп, аларны район үзәк хастаханәсенә алып китә.

Ике яшьлек Аринаның (исеме үзгәртелгән) ябык баш мие травмасы, корсагы һәм умыртка баганасы җәрәхәтләнгән, җиде яшьлек абыйсының шулай ук җитди җәрәхәтләре бар. Икесе дә уртача авыр хәлдә.

https://pixabay.com/

https://vatantat.ru/2022/02/75394/


ике бала боз тошә кар һәм боз төшә снег с крыши сосульки падает лед с крыши

Нет комментариев