Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүгенге укучы элеккегедән аерыла

Беренче сентябрь иртәсе һәркем күңелендә якты хатирәләр уятадыр. Менә быел да, мәктәп бусагасын атлап керүгә, тәүге тапкыр Сарабиккол мәктәбенә укытырга килүем искә төште. Шул көннән башлап, 28 ел вакыт сизелмичә дә узып киткән. Ул елны I сыйныфка баручы 13 укучыны кабул итеп алган идем, быел да беренчеләр... Аларның саны гына...

Беренче сентябрь иртәсе һәркем күңелендә якты хатирәләр уятадыр. Менә быел да, мәктәп бусагасын атлап керүгә, тәүге тапкыр Сарабиккол мәктәбенә укытырга килүем искә төште.


Шул көннән башлап, 28 ел вакыт сизелмичә дә узып киткән. Ул елны I сыйныфка баручы 13 укучыны кабул итеп алган идем, быел да беренчеләр... Аларның саны гына ике тапкыр әзрәк, мәктәбебезгә 6 бала укырга керде.
Беренче тапкыр укыткан укучыларым белән бүгенгеләре арасында, әлбәттә, аерма сизелә. Элеккеләре укытучының һәр сүзен, һәр хәрәкәтен аңлап, "Апа әйтте, апа кушты", дип кенә торалар, шул минутта ук үтәргә тырышалар иде. Хәзерге балаларда әнә шул сыйфатлар күзәтелми. Ул вакытта бөтен белемне китаптан, газет-журналлардан укып, аңлата идек, замана балаларын алар белән генә кызыксындырып булмый.
Уку-укыту процессында да үзгәрешләр күп. Быелгы I сыйныфны яңа Федераль дәүләт стандартларына таянып, "Россия мәктәбе"программасы белән укытам. Бу яңалык әле узган ел гына кертелде.
Бәйрәм тантанасының үзенә әйләнеп кайтсак, ул, әлбәттә, беренчеләрнең чыгышы белән башланып китте. Аларның тәртипле булырга, яхшы укырга сүз бирүләренең шаһитлары булып укытучылар, укучылар гына түгел, ветеран-укытучылар, ветераннар советы әгъзалары, җирле үзидарә Советы, "Сатурн-Урал" җәмгыяте вәкилләре иде. Җәмгыять вәкиле җәй көне ындыр табагында эшләгән балаларны бүләкләде. "Контакт-С" җәмгыяте исеменнән I сыйныфка укырга баручылар уку өчен кирәк булган әсбаплар белән бүләкләнде. Аларны мәктәп директоры Сәлимә Әнвәр кызы Гатина тапшырды.
Бәйрәм узды. Яңа уку елы башланды. Укытучыларга сабырлык белән балаларда укуга кызыксыну уятырга, укучыларга тырышып белем алырга булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы