Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак

«Катнашучылар диктантны татар шрифты белән язарга тиеш», — диде оештыручылар.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен туры эфирдан тыңлап, diktant.tatar сайтында язу мөмкинлеге булуын әйтте.

«Диктант сайтында туры эфир эшләячәк. Юлда булганда яки диктант төп мәйданчыкка барып булмаган очракта, аны онлайн тыңлап та язып була. Диктант һәр мәктәптә, милли-мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә оештырыла», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина диктантны татар шрифты белән язуның мәҗбүри булуын искәртте. «Ә» хәрефен «э» белән, «ү» хәрефен «у» белән язарга күнегә башладылар. Бу гадәткә әйләнә. Моны нормаль күренеш дип әйтеп булмый. Татарча шрифт кулланып язу шарт», — дип аңлатты ул.

«Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә. Ул быел алтынчы тапкыр уза. Беренче елларда чит ил татарлары „икеле“ куялар дип курыкты, хәзер диктантка уңай карый башладылар, үзләре теләп катнаша», — дип өстәде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

https://tatar-inform.tatar/news/society/02-09-2021/byel-tatarcha-diktant-aktsiyasen-onlayn-ty-lap-klaviaturadan-yazyp-bulachak-5836045

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев