Быел Татарстанның алты техникум-көллиятендә заманча остаханә барлыкка киләчәк, шул исәптән Лениногорск техникумында да
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанның алты техникум-көллиятендә заманча остаханә барлыкка киләчәк, шул исәптән Лениногорск техникумында да

Быел Татарстанның алты һөнәри белем бирү оешмасында — Кама төзелеш көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Әлмәт политехник техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Алабуга политехник көллияте, Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә заманча остаханәләр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

 

Бу максатларга федераль бюджеттан 215 млн сум грант бирелгән. Республикадан 53 млн сум акча өстәлгән. «Ел азагына 29 заманча остаханә булдырылачак», — диде Рафис Борһанов. Аның сүзләренчә, узган елгыларны кертеп, яңа җиһазлы остаханәләр саны 44 кә җитәчәк.

Былтыр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында, Лениногорск политехник көллиятендә, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә 15 заманча остаханә булдырылган. Бу студентларга югары технологияле җиһазларда эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә. 

 

 ЧЫГАНАК

 

 


Нет комментариев