Быелгы язылу кампаниясендә балалар матбугатына ихтыяҗ зур
Басма матбугатка язылу декадасында балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур.
«Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләк белдерүчеләр күп. Бу мәгълүматны республика почта бүлекчәләрендә расладылар, шулай ук декада чорында tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар артты.
Татарстанда чыгып килүче балалар басмалары төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. 0+ категориясенә «Салават күпере» журналы, 6+ ка — «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газеталары, яшүсмерләргә «Ялкын» журналы туры килә. Бу басмаларның тиражы үсештә.
Әлеге газета-журналларның баш мөхәррирләре аңлатканча, басмалар мультимедиа форматка йөз тота, ягъни һәр санда, кәгазькә басылган мәгълүматтан тыш, QR кодларга беркетелгән мәгълүмат та бирелә. Журналларны укучылар әлеге кодлар ярдәмендә видеолар, уеннарга күчә ала, татарча мультфильмнар, әкиятләр карый, остаханәләрдә катнаша ала.
Басма матбугатка язылу декадасы 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.
podpiska.pochta.ru сайтында кызыксындырган басманы табып, язылырга була.
https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/07-12-2020/byelgy-yazylu-kampaniyasend-balalar-chen-tatarcha-gazeta-zhurnallarga-ihtyya-zur-5790913
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев