Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Черногория чикләре кемнәр өчен ачык ?

Коронавируска каршы вакцинацияне раслау турында белешмә сәяхәткә 7 көн кала алынырга тиеш.

Черногория чикләре «Спутник V» вакцинасы алган, тискәре ПЦР-тест булган яки коронавируска антитәнчекләре булган Россия туристлары өчен ачык.

Бу хакта Черногория Икътисади үсеш министрлыгының туризм буенча дәүләт секретаре Ивана Джурович РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итә.

«Черногория чикләре Россия туристлары өчен ачык. Россия Федерациясе гражданнары „Спутник V“ вакцинациясе турындагы сертификат белән Черногориягә килә ала», — дигән ул. Шул ук вакытта коронавируска каршы вакцинацияне раслау турында белешмә 7 көн кала алынырга тиеш.

Джурович сүзләренчә, ковидка вакцинасы булмаган кешеләр өчен тискәре ПЦР-тест кирәк, ул 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча ясала яки антитәнчекләр булу кирәк. 

Джурович Черногория хакимияте, туристик сезонны июньгә кадәр ачу өчен, илдә эпидемиологик вазгыятьне яхшыртуда актив эш алып бара, диде. «Безнең максат — июнь башына кадәр халыкның 70-75 процентында коронавируска иммунизация булдыру», — диде дәүләт секретаре.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев