Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чикләнмәгән мөмкинлекләр: санкцияләрнең файдасын эзләргә кирәк, ди белгечләр

Дөнья икътисадында кризис – табигый күренеш. Хәзерге вакытта ил бизнесына үзенең иң асыл сыйфатларын – чыдамлыгын һәм яңа шартларга тиз арада җайлаша алуын күрсәтер чак җитте. Россиягә каршы бер-бер артлы кертелгән санкцияләрдән уңай сабак алырга мөмкинме? Вазгыятьне үз файдабызга борып булырмы?

Дегет мичкәсендә бал да бар

Тәмәкедән башлап валютага кадәр. Чит ил компанияләре Россиядә көнкүрештә кулланыла торган кирәк-яракларны, азык-төлек, тәмәке, косметика, техника, автомобиль һәм башкаларны җитештерү-сату-куллануны тыйды. Әлбәттә, «нишләрбез» дип аптыраучылар да, шул ук вакытта мөмкинлектән файдаланып, үзебезнекен булдырырбыз дип илһамланучылар да табылды. Ятып калганчы, атып калырга кулайрак түгелме? Белгечләр дә «Тирә-юнь тотрыксызланып, нигез югалганда, яңа урында нәрсә тудырып була?» дигән сорауга җавап уйларга киңәш итә.

Бер мичкә дегеттә бер кашык бал табылмый калмас. Финанс консультанты, инвестицияләр һәм шәхси капитал белән идарә итү өлкәсендә белгеч Игорь Файнман шул фикердә.

– Әлбәттә, хәзерге вазгыять бик катлаулы, кешенең баш мие дә көн саен матбугат чараларыннан килгән негативны эләктереп алырга тора. Тик һәр нәрсәнең уңай якларын да эзләргә кирәк. Алар юк түгел, – ди ул. – Бердән, Россиядән акча чыгару күпкә катлауланды. Димәк, капитал ил эчендә тупланачак. Бу инде үсешнең тизрәк баруына китерәчәк, башкача мөмкин түгел. Бизнес, физик затларга яңа ташламалардан файдалану мөмкинлеге биреләчәк. Дивидендлар (акционерлык оешмасының аның катнашучылары арасында бүленә торган табышының бер өлеше) да бар бит әле. Экспорт компанияләре былтыр зур гына табыш алды. «Дивиденд портфеле»нә ия булган кешеләргә аннан файдалану мөмкин, – ди ул. – Хәзерге вазгыятьтә виртуаль дөньядагы тискәре яңалыклар үзәгеннән чынбарлыкка, элеккеге тормышка кайту бик мөһим. Моны эшләү авыр, әмма эшләргә кирәк. Нинди юнәлештә сез көчле, шуларны кулланырга. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма хәзер үсеш өчен бер дигән мөмкинлек барлыкка килә, һәм аны кулдан ычкындырмаска иде.

«Набалансе» бухгалтерия фирмасы җитәкчесе Гаяне Мөхәммәтҗанова да авыр шартларда яңа мөмкинлекләр ачылачак дип саный.

– Санкцияләр кертү төрле юнәлешләр буенча бизнес алып бару икътисадында чагылыш тапты. Теләсә кайсы эшкуарлык тармагы хәзерге вазгыятьнең бөтен «матур»лыгын үз өстендә тойды. Җирле бизнес өчен чимал, җиһазлар, комплектлау әйберләре өчен бәяләр артуны аеруча сизде. Кредит алу мөмкинлеген киметү дә эшлекле мөнәсәбәтләр алып баруга йогынты ясады. Шулай да, авыр шартларда да яңа мөмкинлекләр табарга була, – ди белгеч. – Кризис чорында эшне идарә итү исәп-хисабын анализлаудан башларга кирәк. Дөрес анализ алга таба финанс планын аңлы рәвештә төзергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, яңа уңай шартлар тәкъдим итәрдәй контрагентлар эзләргә мөмкин. Санкцияләр импортка алмаш табу мөмкинлекләрен киңәйтә. Кертелгән чикләүләрнең тагын бер өстенлеге – көндәшлекнең кимүе. Кулай вакытта эш иткән чакта, икътисад базарында ышанычлы урынны алып калырга мөмкин. Шул рәвешле клиент һәм сатып алучыларның ышанычын яуларга, озын эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга. Иң мөһиме – үз көч-мөмкинлекләреңне ялгышмый исәпләргә һәм эш итәргә, – дип аңлатты белгеч.

https://vatantat.ru/

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санкция