Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны кайчан булачагы билгеле

Көзен, башка респиратор авырулардан тыш, Россиядә коронавирусның икенче дулкынын да көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, Сеченовский университеты профессоры Владимир Чулановка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

 

Белгеч хәбәр иткәнчә, көзен авырулар саны арту мөмкин булачак, чөнки бу вакытта мәктәп, студентлар, эшче коллективлар формалашачак, шулай ук ял итүчеләр кайтачак.

«Бу һәрвакыт респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының артуына китерә, әмма бу дулкын беренче дулкындагы кебек үк көчле булмаячак», — диелә басмада.

Чуланов сүзләренчә, инфекциянең йомшаруына күп кешеләр тарафыннан аңа иммунитет алу, гражданнарның профилактика чараларга җитди мөнәсәбәте ярдәм итә. Моннан тыш, «профилактик чаралар тәҗрибәсе» дә мөһим роль уйный.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев