16 февральдә эфирда чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча әңгәмә алып барылачак.
16 февральдә ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Инстаграмда коронавирус вакцинациясе мәсъәләләре буенча әңгәмә алып барачак. Спикерлар туры эфир барышында татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта республиканың яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору оператив штабы хәбәр итә.
Беренче эфирның темасы «Вакцинация — COVID-19ның авыр дәвасыннан коткару: ни өчен прививка хроник авырулы кешеләр өчен мөһим?»
Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир ТР сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак.
Трансляциягә сылтамалар:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt
Нет комментариев