Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутат Яңа елга алкогольле эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим итте

Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзиев Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәмер сатуны чикләргә чакырды, дип хәбәр итә РИА Новости.

 

«Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кешеләр “эчүгә сабышмасыннар өчен”, алкоголь сатуга чикләүләр кертергә кирәк, ә бу вакытта һәркемгә шөгыль булсын өчен барлык мәдәни-массакүләм чаралары бушлай булырга тиеш», — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел тирәсендә алкоголь гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зур зыян китерә. Хәмзиев фикеренчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен конкрет механизмнар кирәк, чөнки кайберәүләр чамасын югалта. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына барлык мәдәни-ял чараларын бушлай итү өчен тиешле гариза җибәрергә планлаштыра.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары безнең гражданнар өчен бушлай булырга тиеш», - дип өстәде ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев