Дю Солей циркы артисты Әлмәттә театрлар фестивалендә чыгыш ясаячак
ҖӘМГЫЯТЬ

Дю Солей циркы артисты Әлмәттә театрлар фестивалендә чыгыш ясаячак

Бу елның 9 июленнән 11 июленә кадәр Әлмәттә «Легкие крылья» бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак.

 

Бу хакта "Әлмәт таңнары" хәбәр итә.

Әлмәттә "Легкие крылья" урам театрлары фестивалендә гаризалар кабул итү башланды.

Бу елның 9 июленнән 11 июленә кадәр Әлмәттә «Легкие крылья» бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак, анда Дю Солей циркы артисты Андрей Кислицин чыгыш ясаячак.

Фестивальнең хедлайнерлары арасында Санкт-Петербургтан  "Странствующие куклы господина Пэжо"  иң борынгы урам театры бар. Нева буендагы шәһәрдән шулай ук "Со-Творение" пантомима театры да киләчәк.

“Фестивальдә Самарадан килгән коллегаларыбыз „Пластилиновый дождь“ бәйсез театры, Мәскәү урам клоун-театры “Высокие братья” чыгыш ясаячак”, - дип хәбәр итте "Легкие крылья" театры директоры Гөлназ Ханнанова.

http://almet-rt.ru/news/madniyat/47072


Нет комментариев