Эчкән гаиләдә бала белән нәрсә булырга мөмкин...
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчкән гаиләдә бала белән нәрсә булырга мөмкин...

Видеокамерадагы язмадан кызны таныш булмаган исерек ирнең җитәкләп китеп баруы күренә.

20 июнь кичендә Уфаның Мушников урамындагы 27нче йорт тирәсендә 3 яшьлек бала югалган. Якыннары, шул тирәдә яшәүчеләр сабыйны эзли башлаган. Видеокамерадагы язмадан кызны таныш булмаган исерек ирнең җитәкләп китеп баруы күренә.

Чынлыкта исә 3 яшьлек баланы кибеттә үз әти-әнисе "онытып" калдырган. Бу көнне кызның әтисе туган көнен билгеләгән була. Азык-төлек кибетенә кергән кызмача яшь ата-ана кайсыдыр мәлдә баланы күз уңыннан югалта.  Исләренә төшеп кире килгәндә аңардан инде җилләр искән була.

Икенче бер исерек абзый исә баланы җитәкләп, аның ваемсыз әти-әнисен эзләп киткән була. Мәгълүм булуынча, ул сабыйны өенә алып кайтмаган. Эзли торгач, баланың яшәгән йортын да ачыкларга өлгерә.

Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана. Шулай да яшь әти-әнигә карата административ протол төзелгән.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru


Нет комментариев