Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ертык пакет гаиләбезне саклап калды

Ирем – кызу канлы мишәр егете. Элегрәк эчеп кайтып кул күтәргән чаклары да күп булды. Балалар үскәч, эчүен дә, сугышуын да туктатты. Ә менә теле зәһәр инде, хатын-кыздан да болайрак итеп телләшә.

Көнләшеп үзәккә үтә. Янәсе, эштә сөяркәм бар. Миңа башка ир кирәкми, нәрсәгә миңа сөяркә? Ирем дә бик җитә, әле анысына чыдап булса рәхмәт. Күп очракта иремә дәшми калырга тырышам, чөнки нервыма тия, аннары йөрәк авырта башлый. Менә шулай нахак сүз әйтеп “үтерә” инде.

Моннан бер ай элек шулкадәр дулады. Юктан гына кызып китте тә, “мин синнән китәм”, - дип киемнәрен пакетка җыеп өйдән чыгып китте. “Кеше көлкесе син! Ничек китсәң, шулай кайтырсың”, - дип әйтүем булды, 10 минуттан кире әйләнеп керде. Баксаң, пакеты ертылган икән! Менә шулай, ертык пакет гаиләбезне саклап калды.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев