Эш атнасының беренче көне мэриядә планеркадан башлана. Бу атнадагы планерка “ЭКОЯЗ” акциясенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләүдән башланды.
“Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә 14нче балалар бакчасы җиңүче булды (мөдире – Надежда Загородская).
“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Иске Иштирәк мәктәбе коллективына Диплом тапшырдылар.
“Иң яхшы гаилә” номинациясендә Жаковлар гаиләсе
“Иң яхшы предприятие” номинациясендә җиңүче – «РОВЕСНИК» учреждениесе.
Моннан тыш башка бүләкләр дә тапшырылды. Нефть техникумы директоры Игорь Врублевский “Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре” дипломына һәм сертификатына лаек булды.
Мэриянең матбугат хезмәте



Нет комментариев