Эштә тәмәке тарттыңмы, штраф чәпәргә мөмкиннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштә тәмәке тарттыңмы, штраф чәпәргә мөмкиннәр

Сәламәтлек саклау министрлыгы эштә тәмәке тарткан өчен штрафка тартырга тәкъдим итте

 

Россиядәге күп кенә оешмалар хезмәткәрләрен тәмәке тарткан өчен штрафка тартарга, ә бәдрәфләрдә төтен детекторлары куярга мөмкин. Эш вакытында тәмәке тартуга каршы көрәш өчен тиешле тәкъдимнәрне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы таратты.

Тәмәке тарту өчен махсус җиһазландырылган урыннарны оешма территориясеннән читтә урнаштырырга, ә бина эчендә тәмәке тартуның зыянлыгы турында мәгълүмат стендлары урнаштырырга тәкъдим ителә. Оешма исә тәмәке тартуын ташлаган хезмәткәрләренә карата кызыксындыру чаралары күрә ала.

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/esht-tmke-tartymy-shtraf-chprg-mmkinnr

 


Нет комментариев