Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Эссе көннәрдә помидорны нәтиҗәле тукландыру өчен өч ысул

Файдалы матдәләр җитмәүне тулыландырырга ярдәм итә

Эссе көннәрдә помидорларны нәрсә белән тукландырырга, бу хакта дача блогеры Мария Гарапшина сөйләгән. «Челнинсие известия» газеты сайты яза.

«Эсседә томатларга  калий,  магний һәм микроэлементлар кирәк", - дип аңлатты блогер.

Файдалы матдәләр җитмәүне тулыландырырга ярдәм итә торган берничә нәтиҗәле тукландыру ысулы бар

Көл ярдәмендә

Бер стакан иләнгән агач көлен ун литр суда эретергә. Тәүлек буе тотарга. Тамыр астына сибәргә  - куак астына бер литр.

Кальцийлы

Порошок итеп төелгән бер аш кашыгы йомырка кабыгын ун литр суга салырга, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәргә. Болгатырга, тамыр астына кертергә.

Чүпрәле

100 грамм чүпрә, ике аш кашыгы шикәр комын  ун литр суга болгатырга. Өч сәгать тотарга, помидорның тамырына сибәргә.

Иртән һәм кич сибәргә, мүлчәләргә һәм  шулай ук аскы яфракларын алырга кирәк.

"Эссе көннәрдә томатларга өч көнгә бер тапкыр су сибәргә кирәк. Су сибү һәм парга әйләнү өчен теплицада сулы мичкә тотарга кирәк. Шулай ук үсемлекләрне күләгәләндерү өчен яшел челтәр (60-80 микрон) кулланам, яхшы ярдәм итә. Ак спанбондны да кулланырга мөмкин", - диде  Мария Гарапшина.

https://chelny-izvest.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев