Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Федотовка авылы Яңа елга әзерлек буенча беренче урында

Федотовкалылар бүген әкияти дөньяда яшәп ята. Шушы көннәрдә авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлешен карап йөргән комиссия членнары моны үз күзләре белән күреп кайтты. - Федотовкалылар бу эшкә иҗади якын килгән һәм эстетик якка зур игътибар биргән,- ди карап йөрүчеләр. Әлеге авыл җирлеге беренче урынга лаек, дип табылган. Шушы көннәрдә шәһәрнең...

Федотовкалылар бүген әкияти дөньяда яшәп ята.


Шушы көннәрдә авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлешен карап йөргән комиссия членнары моны үз күзләре белән күреп кайтты.
- Федотовкалылар бу эшкә иҗади якын килгән һәм эстетик якка зур игътибар биргән,- ди карап йөрүчеләр.
Әлеге авыл җирлеге беренче урынга лаек, дип табылган. Шушы көннәрдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында Федотовка авыл җирлеге башлыгына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
- Бер кич күмәк хуҗалык, балалар бакчасы, мәктәп - килергә мөмкинлеге булган барлык халык бергә җыелдык та ничек бизәргә икәнлеген сөйләштек,- ди башлык Валентина Павлова. Күмәкләп эшләү - үз нәтиҗәсен биргән. Хәзер авылдагы һәр бинаны кардан ясаган фигура бизи. Федотовкалылар сыннар ясап аны буяу белән генә чикләнмәгән - аларга милли киемнәр кидерергә булганнар.
- Үзәк чыршыбыз мәдәният йорты каршында тора,- ди Валентина Ивановна. - Аны кичләрен 240 лампалы 4 гирлянда яктыра.
Авыл җирлеге бинасы каршында әкият почмагы ясап куйганнар. Анда: кәҗә каршы ала, мичтә чүлмәктә ботка пешә, мич башында җиде бәти, аларны эт саклый, диванда алдагы ел символлары ял итә. Аннан киләсе елда булачак мөһим вакыйга - Җиңүнең 70 еллыгын да игътибардан читтә калдырмаганнар. Әлеге вакыйгага багышлап, Җиңү тавы калкып чыккан. Бу әле андагы матурлыкның бер өлеше генә. Әгәр Федотовкага барып чыксаң, сокланып йөрерлек урыннар күп икән.
Башка авыл җирлекләрдә дә Яңа елга әзерлек тулы көчкә бара. Бәйге нәтиҗәләре буенча, икенче урында - Түбән Чыршылы авыл җирлеге, өченчедә - Куакбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федотовка