Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдинас Халитов: “Компаниянең тотрыклы булуы – иң мөһиме”

"ЛенИнвестСтрой" җәмгыяте - шәһәрдәге иң эре төзелеш оешмаларының берсе. Барлык мөһим объектлар төзү аның карамагында. Шәһәребез территориясендәге бина һәм корылмаларның 70 процентка якыны нәкъ менә алар тарафыннан төзелгән. Араларында - "Лениногорск нефтеавтоматика тәҗрибә заводы", прокуратура һәм Саклык банкы, гинекология һәм стоматология клиникалары корпуслары, кайбер балалар бакчалары, мәктәп, шәһәрдәге спорткомплекс белән...

"ЛенИнвестСтрой" җәмгыяте - шәһәрдәге иң эре төзелеш оешмаларының берсе. Барлык мөһим объектлар төзү аның карамагында. Шәһәребез территориясендәге бина һәм корылмаларның 70 процентка якыны нәкъ менә алар тарафыннан төзелгән. Араларында - "Лениногорск нефтеавтоматика тәҗрибә заводы", прокуратура һәм Саклык банкы, гинекология һәм стоматология клиникалары корпуслары, кайбер балалар бакчалары, мәктәп, шәһәрдәге спорткомплекс белән "Ихлас" мәчете һәм башка социаль мөһим объектлар. Моннан тыш, "ЛенИнвестСтрой" җәмгыяте "җилкәсендә", социаль ипотека программасы кысаларында, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм нефтьчеләр өчен сыйфатлы торак йортлар төзү бурычы тора. Соңгы биш ел эчендә компания сигез торак йорт төзеп тапшырган. XV Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча, "ЛенИнвестСтрой" җәмгыяте 2010 елда II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Җәмгыятьнең "көн сулышы" белән кызыксынып, берничә сорау белән аның директорына мөрәҗәгать иттем.

- Фирдинас Фазылҗанович, эшчәнлегегезнең төп юнәлеше - төзелеш турында берничә сүз әйтсәгез иде...
- Без капиталь төзелеш эшләре белән шөгыльләнәбез. Фундаменттан алып, йортка инженер-коммуникацияләр кертүгә кадәр барлык эшне дә башкарабыз. Объектларыбызның географиясе гаять күпкырлы. "Ветераннарга - торак" федераль программасы, социаль ипотека буенча йортлар төзибез, ятимнәргә торак төзүдә актив катнашабыз. Авыл мәдәният йортлары төзү буенча дәүләт программасында безнең өлеш бар. 1986 елдан бирле һәрдаим "Бәкер" шифаханәсе территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләре башкарабыз. Әле шушы көннәрдә генә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары өчен Кирлегәч авылында мемориаль комплекс төзеп бетердек. Ул Татарстанда бердәнбер булуы белән үзенчәлекле.
- Коллективыгыз турында нәрсә әйтер идегез?
- Безнең коллективка бердәмлек хас. Әнә шул сыйфат безгә заманында кризисны җиңел үткәрергә ярдәм итте. Трест эчендә кискен үзгәреш булачагын алдан сизеп, "ЛенИнвестСтрой" бүлендек предприятиесе төзедек. Трест ликвидацияләнгәч, күпчелек безгә күчте.
- Хәзер төзелеш өлкәсендә конкурентлар күп. Һәркем үз хезмәтен тәкъдим итә...
- Безнең районда төзелеш юнәлешендә конкурентлар күп түгел дияр идем. Үз эшләрен югары сыйфатлы итеп башкаручы төзүчеләр, кызганыч ки, бик аз. Ә безнең җәмгыятьтә зур тәҗрибә туплаган төзүчеләр эшли. Хәзер штатыбызда йөзгә якын кеше тора. Барысының да эш стажы 25тән алып 35 елга кадәр.
- Күп еллардан бирле һаман бер составта эшлибез, дидегез. Коллективыгызны саклап калуның сере нәрсәдә соң?
- Төзүче һөнәре бервакытта да югала яисә онытыла торган һөнәр түгел. Алар һәрвакыт кирәкле. Төзелеш тә бервакытта туктап тормаячак, аның бары темплары гына үзгәрәчәк. Коллективны бит аны йорт салган кебек төзергә кирәк. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, ныклы нигез салу таләп ителә. Әнә шул фундаментның нигезендә бер-береңә ышану принцибы ята. Җитәкче үз хезмәткәренә, соңгысы җитәкчегә тулысынча ышанса гына, коллективның киләчәге дә өметле булачак.
- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
- Компаниянең тотрыклылыгын саклап калу - минем өчен иң мөһиме. Үз эшебезне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару - безнең төп бурыч. Шуңа да хезмәт күрсәтү спектрын киңәйтеп, эшнең сыйфатын тагын да арттыруны максат итеп куеп - эшләргә һәм эшләргә планлаштырабыз.
Белешмә
Фирдинас Фазылҗан улы Халитов - "Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе". Һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен күпсанлы бүләк иясе. Татарстан Республикасының Төзүчеләр союзы әгъзасы.
Фирдинас Халитов 1957 елда туган. "Промышленность-гражданнар төзелеше" белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда башлый. Төзелешкә 1983 елда килгән. 4нче СМУда төзелеш механизациясе идарәсе мастерыннан башлап, соңрак күчмә механикалаштырылган колоннаның баш инженеры була. Аннан - оешма начальнигы. Ә 1997 елдан "Лениногорск төзелеш тресты" җәмгыяте начальнигы итеп билгеләнә. 2005 елда ул җитәкләгән трест "ЛенИнвестСтрой" җәмгыятенә үзгәртелә.
Фирдинас Фазылҗанович «Россиянең Мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзњче

2
X