Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскидагы орлык эшкәртү заводында булды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскига эшлекле визит белән килгәч, орлык чистарту һәм эшкәртү заводында булды.

“Роснефтекомплект” предприятиесе базасында күпьеллык үләннәрне чистарту һәм эшкәртү заводы эшли. Кунаклар аның эшчәнлеге белән танышты. Автоматлаштырылган завод район администрациясе һәм инвесторлар төркеме ярдәме белән узган елның җәендә ачылды. Монда орлык чистартучы, сортировкалаучы машиналар бар. Берничә эш урыны булдырылган. Завод орлыкларны чистарту буенча Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман районнарына хезмәт күрсәтә.

Югары сыйфатлы орлыклар Россия төбәкләренә дә реализацияләнгән.

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев