Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада ЦМК-шиналар заводы эшчеләре белән очрашты, яңа мәктәпне карады

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Кама районында булды. Ул тоташ металлокордлы шиналар заводы хезмәткәрләре белән аралашырга һәм төзелеп килүче мәктәпне тикшерергә өлгерде, шулай ук волейбол буенча шәһәр турниры матчын ачты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында ЦМК-шиналар заводында булды һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Хезмәт коллективы белән очрашуда Мөхәммәтшин җитештерү белән бәйле мәсьәләләр турында гына сөйләп калмады, биредә эшләүче кешеләрнең мөһим проблемалары турында да белде.

Мисал өчен, чималны кабул итүче Шаира Соловьева шәһәрнең яңа 34нче микрорайонында балалар бакчасы һәм мәктәп төзүне тизләтүне сорады. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин бу районда балалар бакчасы һәм мәктәп төзелеше проекты әзерләнә, дип ышандырды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Батыр»сспорт мәктәбендә булды. Анда «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары – халыкара класслы спорт мастеры Анастасия Самойленко (Шляхова) һәм спорт мастеры Ольга Бирюкова мастер-класс үткәрде. Шулай ук биредә Түбән Каманың студентлар командасы һәм спорт мәктәбе җыелма командасы арасында волейбол буенча матч узды.

Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренчә, волейбол-спортның иң интеллигентлы төре, һәм ул республикада актив үсеш ала. Фәрит Мөхәммәтшин түбәнкамалыларны аны яңа дәрәҗәгә күтәрергә өндәде.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе сентябрь аенда ук укучыларны кабул итәчәк Түбән Каманың 45 нче микрорайонында төзелә торган мәктәптә булды һәм булачак укучыларның ата-аналары арасыннан активистлар белән очрашты. Мәктәп V чакырылыш Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышында ук кергән шәһәр халкының тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелә, диде ул.

«Яңа мәктәптә 11 беренче сыйныф туплануы сөендерә - бу бик күп, һәм бу бик шәп! Биредә республикабызның киләчәк уңышларына нигез салыначак. Бәхетле, сәламәт һәм акыллы балалар үстерегез, ә без сезнең проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәчәкбез!»- дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191569/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев