Фәрит Таишев инстаграмда тормыш иптәше Ландыш белән төшкән фотоны урнаштырган да астына болай дип язып куйган…
«Нишләтим инде, гел миңа гына карап тора…» — дигән ул. Чынлап та, фото кызык һәм тормышчан килеп чыккан. Анда Ландыш елмаеп Фәритнең күзләренә баккан, ә үзләре ничектер рәсми рәвештә басып төшәргә ниятләгән булганнар сыман.
«Дөрес эшли, карарлык җирең бар…», «Тагын бер кыз кирәк, ди», «Һәрвакытта да шулай карап торсын», «Әйбәт бит сиң, нык матур түгелсең, ә хатының бик матур», «Өзелеп ярата, димәк. Бәхетле гомер теләп калам сезгә», «Олыгаясы-ы-ыз сез дә», «Кремльдә орден ала торган кешеләр сыман басып торасыз», — дигән кебек төрле эчтәлектәге комментарийлар язганнар инстачылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/frit-taishev-khatyny-landysh-nigmtanova-turynda-ni-dign
Фото https://www.instagram.com/p/CXEGSAMAqfQ/?utm_medium=copy_link сайтыннан алынды
Нет комментариев