Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада Хачману урыннарын атады

Ел саен, 18 нче гыйнвардан -19нчы гыйнварга каршы төндә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.

Бәйрәм чаралары көнендә барлык православие храмнарында да суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Гадәттәгечә, бу көннәрдә меңләгән дин тотучылар, раштуа коенуларына – хачмануларга  ашыга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  моның өчен мөмкин булган урыннарны атады. Әлеге коену урыннарының барысы да гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп чыгачак.  Хачману  вакытында  халыкның куркынычсызлыгы сагында полиция, сәламәтлек саклау хезмәте вәкилләре торачак. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләр бүлегендә бер- берең арасында 1,5 -2 метр дистанция саклау  тиешлеге турында да  искәртәләр.

Махсус хезмәт вәкилләре һәм медиклардан башка су коенырга, шулай ук боздан суга  чумарга, балаларга өлкәннәрдән башка суга керергә ярамый.  Үзең белән эт яки  башка хайваннар ияртеп килү, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә килү тыела.

Суга керер алдыннан тән әзер булсын өчен күнегүләр ясарга, бераз йөргәләргә кирәк.

Суда бер минуттан артык торырга ярамый, чыккач коры сөлге белән сөртенергә, кайнар чәй эчәргә кирәк.

Әгәр  кешенең йөрәк-кан тамырлары, нерв, эндокрин, күрү, сулыш алу системалары сәламәт булмаса, отит авырулары, шулай ук ашказаны-эчәк тракты һәм сидек юллары авыруы булса- суда коенырга ярамый.

 Лениногорск шәһәре һәм районы  кешеләре Крещение коенуларына түбәндәге урыннарга бара ала:

-Лениногорскиның  Агадуллин урамындагы туңмый торган сулык;

 

- Писмәндәге «Красный Ключ» чишмәсе ;

 

- Федотовка  авылындагы «Тәрле Чишмә»;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев