«Татарстан Герое» дигән яңа дәүләт бүләген гамәлгә кую мөмкинлеген һәм перспективаларын бәяләү бары тик әлеге инициативаның тиешле норматив базасы әзерләнгәч кенә мөмкин булачак.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта инициатива әле башлангыч этапта гына, тәкъдим үзе әлегә норматив база белән беркетелмәгән.
«Яңа исемнең нинди рәвештә, нинди казанышлар өчен биреләчәге турында документлар пакеты әзерләнергә тиеш. Әлеге очракта бу нәкъ менә закон чыгаручыларның хокукы», - диде Галимова.
Нет комментариев