Газет-журналларга өйдән чыкмыйча гына ташламалы язылырга мөмкин
"Татмедиа" җәмгыятенең газет һәм журналларына ташламалы бәядән язылып калырга өлгерегез.
6 декабрьдән башлап Россия почтасы бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алды. "Татмедиа" җәмгыятенең газета-журналларына язылу декадасы чорында 13% ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ташламалы язылу декадасының инициаторы - "Россия Почтасы"акционерлык җәмгыяте.
"Татмедиа" укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан" шәһәр журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук районнарның вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау"татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.
Шулай ук "Заман сулышы" газетына да язылу өчен менә дигән мөмкинлек.
Газета - журналларга язылу илнең барлык почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Шулай ук, өйдән чыкмыйча гына http://tatmedia.ru/podpiska сайты аркылы онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин.
Ташламалы язылу декадасы 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев