Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлфия Шәйдуллина: Язмыш җилен җиңеп яши-яши, йөрәккәйләр мең кат ямаулы

Эчтәлекле, уйландыра торган.

Йодрык кадәр йөрәк эчләрендә
Әллә ничә бүлмә, ишек бар
Аның берсе газиз сабыйларга,
Бер бүлмәдә назлы сөйгән яр.

Аның берсе туганнарың өчен,
Күршеңә дә анда урын бар.
Явыз карашлыга, мәкерлегә
Усалларга анда урын тар.

Бер бүлмәсе яшерен серең өчен,
Ә берсендә...кимсенүләрең.
Бердә юкка рәнҗетелгән көннәр,
Ә берсендә үкенүләрең.

Нинди генә хатирә юк анда,
Яшь чакларың , бәхетле көннәр.
Сабыеңны кочагыңа алып
Шатланганың, ләззәтле төннәр.

Әкерен генә шулай гомер үтә,
Яралы йөрәк, шатлыгы да күп.
Шатлыкларын аның түргә куйыйк.
Начарлары аның безгә чүп.

Ак -карадан торган гомер юлы
Маңгайларга буразна сала.
Иңгә төшкән тормыш борчулары
Кай вакытта йокыны ала.

Чал чәчләрне сыйпап уйланасың,
Тормыш юлы ай-һай катлаулы
Язмыш җилен җиңеп яши-яши,
Йөрәккәйләр мең кат ямаулы.

Гөлфия Шәйдуллина. 10.11. 2022

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев