Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар: лениногорскилыларның бурычларын тикшерәчәкләр

18 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Лениногорск муниципаль районы территориясендә административ штрафлардан качып йөрүче затларны ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту максатыннан "Бурычлы» профилактик операциясе үткәрелә.

 

Искәртеп узабыз, РФ КоАП 32.2 статьясы нигезендә, штраф карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен Сез РФ КоАП 20.25 ст.1 ө.нигезендә җаваплылыкка тартыла аласыз. Әлеге маддә буенча җаваплылык икеләтә күләмдә, ләкин кимендә 1000 сум штраф салуны, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуны яки 50 сәгатькә кадәр төзәтү эшләрен күздә тота.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча штрафларыгыз бармы-юкмы икәнен белергә теләсәгез, ГИБДД бүлегенең 111нче кабинетында белә аласыз. Башка төр штрафлар турында эчке эшләр бүлегендә (Агадуллин урамы, 20/1 йортта) 107нче кабинетка мөрәҗәгать итегез.

Шулай ук госуслуги gosuslugi.ru порталында белеп була.

 

Эчке эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев