Икесенә ике йөрәк, бер гомер...
ҖӘМГЫЯТЬ

Икесенә ике йөрәк, бер гомер...

Ходай бу ике кызга бер гәүдә биргән, алар икесе бер булып яши, эшли, машина йөртә, ял итә... Ә гашыйк булсалар, нишләргә?


АКШтагы Менисота шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Эбигейл һәм Бриттани Хенсеннарның икесенә бер гәүдә, ә йөрәк, ашказаны, үпкәләр, умыртка сөяге һәрберсенә аерым.Алар шушы хәлдә, бер-берсе белән килешеп яшәргә өйрәнгән. Гәрчә, икесе ике холыклы, берсе өйдә утырырга, икенче йөрергә ярата, берсе аралашучан, икенчесе йомыграк.

Алар машина, мотоцикл йөртергә өйрәнгәннәр. Икесе бер эш башкара - балалар укыталар.

Кызлар барысын да бергә башкарырга өйрәнгән, әмма шәхси тормыш, гашыйк булу турында уйларга курка икән. Ни дисәң дә, ансы йөрәк эше шул...


http://kiziltan.ru

http://baltaci.ru сайтыннан


Нет комментариев