Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илебезне саклый якташ егетләребез

Айдарның әнисе Миләүшә сөенече белән уртаклашты: “Улым бүген икенче тапкыр парашют белән сикергән, шалтыратып әйтте, ул миңа һәр кич тыныч төн теләп яза, моннан җиде ай элек армиягә киткән вакыты белән чагыштырып карасаң – аерма нык, сөйләшүе җитди, әби-бабасының кадерен белеп гел хәлләрен сорашып тора, минем турыда гел кайгыртып сөйләшә”, - ди.


Сүзен дәвам итеп: “Кайвакыт киңәшен дә биреп куйгалый, ул армиягә киткәч, ике айлар бик авыр, кояшым сүнгән кебек булган иде, улым кайсы тарафларга барып эләгер, иптәшләре нинди булыр дип кайгырдым, әбисе белән бабасы да шулай кайгырды, әле бит армиядәге тәртипсезлекләр белән дә куркытып торалар. Бүгенге көндә мин улымның армиядә хезмәт итүе белән горурланам!” – ди Миләүшә ханым.

Сарабиккол авылында яшәүче Рәйханә апа һәм Габделхак абый Исхаковларның яраткан оныклары – Айдар Мусин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә, бу турыда ул үзе дә хыялланган булган, мәктәптә  “дүртле-бишле”гә генә укыган, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, аеруча, хоккей белән мавыккан, мәктәптән соң Әлмәттә уку йортын тәмамлап чыккан. Әлбәттә, армиягә китәсе көннәре килеп җиткәч, башкалар сыман, ул да борчылган, боегып калган, әмма: “Минем урынга башка кеше хезмәт итмәс, мин армиягә барып, алдагы тормышыма яраклы тәҗрибә туплап кайтырга тиеш”, - дип, үз-үзенә егетләрчә сүз биргән.

Айдарның әнисе, әбисе белән бабасы сыман, армиядәге уллары өчен борчылып, төн йокламаучы ата-аналар тагын да бардыр, әледән-әле андагы күңелсез вакыйгалар турында да ишетергә туры килә, тик күңелсез хәлләр көндәлек тормышта да була бит, мин, Айдар кебек, армия хезмәтенең егет кеше өчен мөһим нәрсә икәнен аңлап, солдатка китүче егетләр барлыгына да ышанам.

 Беренче тапкыр парашют белән сикергәч, Айдар әнисенә: “Аякларым җиргә тигән минутта, мин тормышның нинди кадерле икәнен аңладым”, - дигән, бу инде малайлар сүзе генә түгел, ир-егетләр сүзе.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Исламия Галимова

Фотолар: Мусиннар гаиләсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев