Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илназ Гарипов яшәргә Мәскәүгә күченә

Популяр җырчы Илназ Гарипов Мәскәүгә яшәргә күченә. Бу турыда “Матбугат.ру”га аның администраторы Рөстәм Галимҗанов хәбәр итте. “Син минем соңгы тукталышым” дип җырлаучы егет киләсе тукталышын Россия башкаласында ясамакчы. Мәскәүдә яшәсә дә, татар эстрадасын ташламый, ди.

Соңгы арада Илназ Гариповка Казанда бик тар була башлаган. Мәскәүгә аны күптән чакырганнар. Әнисе исән булганда күченергә теләмәгән. Хәзер менә күченергә булган.
 
Илназның Казандагы барлык проектлары да эшлиячәк. “Тәти-пати” ут-тавыш аппаратура арендасы үз эшен дәвам итә, чыгышлары да булачак. 
 
“Мин аның администраторы буларак Казанда барлык проектларын җитәклим, - ди Рөстәм Галимҗанов, - Илназ планнарын төгәл генә сөйли торган кеше түгел. Мәскәүдә туйлар, кичәләр өстендә эшләячәген чамалыйм. Шул ук өлкәдә эшләүче танышы каршы алды. Хәзерге вакытта Мәскәү үзәгендә тора. Чыгышларына Казанга кайта”.
 

http://matbugat.ru/news/?id=23733

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев