Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"ИНОМАРКАЛАР" ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ

Якын танышым Әлфинурның кызы Лилия башлангыч сыйныфларда укыганда ук чит телләр белән бик кызыксына иде.

 

Урта мәктәпне тәмамлагач педагогия университетының лингвистика бүлегенә укырга керде. Күп телләр белү белән , әлбәттә, безнең заманда кешеләрне аеруча гаҗәпләндереп булмый, эш телләргә булган аерым мөгамәләдә. Лилияне бәләкәйдән беләм, аның белән булган кызыклы күренеш миндә дә горурлык хисе уяткан иде бер чак.

10-11 яшьлек кызчыклар, шул исәптән Лилия дә, йорт янындагы эскәмиядә чыр- чу килгәндә, аның әнисе белән яннарына килдек. Әнисе белән Лилия матур иттереп татарча сөйләшә башлагач, бер иптәше:” Лиля, ты что говоришь на татарском?”-дип исе китеп әйтеп куйды. Шул сүзләргә Лилия болай да зур күзләрен тагы да ныграк ача төшеп: “А почему я не должна говорить на своем языке!”- дип җавап кайтарды. Ул үзе өйрәнә торган бөтен телләрне җентекләп, нечкәлекләренә төшеп белергә тырыша иде. Әти-әнисе аны тыйнак- ихтирамлы итеп тәрбияләделәр, университетта да тырышып укыды. Чит илләр белән бәйле булган хезмәт оешмасында эшли башлады.

Алга таба тормышы һәрбер кыз баланыкы кебек үк – мәхәббәт, гаилә кору. Бүгенге көндә ул Флорида штатының Пинсакола шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Джерат Эванс – инглиз кешесе. Унбиш ел буена инглиз телендә генә аралашуына карамастан, Лилия татар телендә бернинди тоткарлыксыз, дөрес итеп сөйләшеп кенә калмый, кызларын һәм ирен дә өйрәтә. Ике кызы бар. Ул җирдәге законнар нигезендә, анда кешенең исеме икәү булырга тиеш. Аларның да бер исемен татарчалап Лилия үзе куштырды.

Кызлары үсә төшкәч, әниснең туган авылы булган Чирмешән районы Кара Чишмә авылына исем куштырырга кайтты. Мулла бабай “иномаркаларга” исем куштым, дип шаярткан шунда. Әлфинә белән Әмилә бик кызыксынып әниләренә туган телен өйрәнә. Әбиләре белән скайп аша аралашканда да, берсен –берсе уздырып ,татарча сөйләшә белгәннәрен күрсәтергә тырышалар. Әтиләре дә балаларының телне өйрәнү теләкләрен хуплый. Үзе бу өлкәдә бик оста булмаса да, “ ипилек-тозлык” татарчасы бар. Монысы да үз туган телендә яратып сөйләшүче Лилиянең тырышлыгы инде.

Әлфинә-Эрика һәм Әмилә- Майка мәктәптә укыйлар. Төрле мәктәптән тыш чараларга татар халкының милли ашларын пешереп баралар икән. Ничек пешерелүен, татарча әйтелешен өйрәнеп, әниләреннән пешертүче сыйныфташлары да булган әле. Минемчә, халыклар бердәмлеге -шушы кечкенә генә нәрсәләрдән башлана ул.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев