Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге бирергә җыеналар

Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында.

Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев