Иске Иштирәк мәктәбе укучылары кошларга ояларны үз куллары белән ясады
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбе укучылары кошларга ояларны үз куллары белән ясады

Иске Иштирәк мәктәбе сайты хәбәр иткәнчә,

"технология дәресләрендә укытучы Хәкимов Гамир  белән берлектә 7-8 сыйныф укучылары үз куллары белән сыерчык ояларын ясадылар.

Иске Куак урманчылыгының участок начальнигы Әюпов Реваль эш өчен кирәкле материал белән тәэмин итте. Мәктәптә кошлар көне уңаеннан уздырылган әңгәмә барышында «Мәктәп урманчылыгы " түгәрәгенә йөрүче балалар   яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Мәсәлән, сыерчык оясын ничек дөрес итеп ясау турында. Соңыннан алар бергәләп урманда үз сыерчык ояларын элделәр", - дип яза мәктәп сайты.


сыерчык оясы Иске Иштирәк мәктәбе

Нет комментариев