Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәктән Галәутдиновлар экология буенча күп эш башкарып, уңышка ирештеләр

Иске Иштирәк авылыннан Галәутдиновлар гаиләсе “ЭкоЯз2021” республикакүләм конкурста “Иң яхшы гаилә” номинациясендә җиңеп чыкты.


Иске Иштирәктән Галәутдиновлар гаиләсен әлеге ярышка әйдәп торучы, аның инициаторы – Рушания Котдусовна. Рушания ханым конкурста улы – Ирек, килене – Венера, оныклары – Айзилә, Раил белән бергә катнашканнар. Рушания ханым Иске Иштирәк мәктәбендә биология фәнен укыта. Ул укучылары белән экология юнәлешендә бик күп эшләр башкара, укучылары белән төрле конкурсларда катнаша, призлы урыннар алалар, аларны экологик олимпиадага әзерли. Гомумән, ул әйләнә-тирәне саклау өчен кулыннан килгәннең барын да эшли.

Әлеге конкурска да оныкларын җәлеп иткән. Хәер, шундый янәшәдә шундый әбиен булганда, ничек инде табигатьне саклауга өлеш кертмисен дә, ничек инде читтә калып була?! 6 яшьлек Раил дә үз өлешен кертергә тырышкан. Рушания Котдусовна улы һәм килене, оныклары белән конкурс барышында әйләнә-тирәгә бик күп файдалы эшләр башкарганнар. Әйтик, сыерчык оялары ясап, аларны авыл кырыендагы Каенлыкка чыгып, беркетеп куйганнар. Конкурс шарты буенча, гаилә үзе генә түгел, ә тирә-яктагы кешеләрне, җәмәгатьчелекне дә катнаштырырга тиеш була. Галәутдиновлар гаиләсе  күршеләрне дә чакыралар. Бергәләшеп, авылдагы буаны да төзекләндереп куялар, буаны төзекләндерү көч һәм финанс чыгымы да сораган. Тик бу алар өчен киртә булмый, бергә киңәшеп, уйлашкач, акчасын бергә җыеп, юлын да ясаталар, тирә-ягына агачлар да утырталар.

Шулай ук чишмәләр чистарту да – аларның эше. Юл кырыйлары, өй яннары – тирә-як алар катнашында чистара. Файдаланылган, тик чүплек савытына ташларга ярамаган батареялар җыеп, мәктәпкә тапшыралар.

Гомумән, табигатьне саклауда әһәмиятле эшләр башкаралар, игелекле гамәл  кылалар. Нәтиҗәсе дә бик әйбәт була – аларның гаиләсе җиңүче дип табыла. Мэриягә чакырып, район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм аның беренче урынбасары Гөлназ Иванова, республика экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Римма Миннебаева катнашында бүләкләү чарасы уздырылды. Галәутдиновлар гаиләсенә Диплом һәм пикник өчен кирәк-яраклар тапшырылды (андагы җиһазлар барысы да экологик яктан чиста чималдан эшләнгән, бернинди пластик стакан да, пластик тәлинкә дә юк).
-    Бүләкләү чарасына оныгым Айзилә белән килдем, - ди Рушания ханым. – Тирә-якка, җәмгыятькә файдалы эш китерүебез өчен бик шатланабыз, киләчәктә табигатебезне пычратмау юнәлешендә эшебезне дәвам итәрбез, - ди.

Иске Иштирәк мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Айзиләнең моңа кадәр уңышлары булган. “Музей для друзей” республика олимпиадасында катнашып, призлы урынга лаек була. Әлеге олимпиадада Бәкер, Иске Иштирәк авыллары тирәсендәге чишмәләр буенча фәнни эш башкара. “Чишмә суларын кайнатып карадык, кайсы чишмәдәге суның төпкә күпме утырганын билгеләдек, экоҗиһазлар белән температураларын билгеләдек”, - дип сөйли Рушания ханым. Айзилә аннан алдагы елда экология буенча республика конкурсында өченче урын алган булган. Димәк, әбисенең экологик тәрбиясе, яхшылыкка өйрәтүе бушка китми. Әнә бит алар конфет кәгазен  җиргә ташларга ярамый, чүп савытына илтеп салырга икәнен бик кечкенәдән үк өйрәнгән.

Эшләгән, кылган гамәлләре әйләнә-тирә мохиткә файдалы булуы, хезмәтеңнең нәтиҗәсе булу – тагын да зур куаныч. Укытучының да, үсеп килүче буынның да мондый игелекле эшләре күп булсын дип телибез.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында чыкты.

 

Лениногорск җиңүчеләре.
“ЭкоЯз-2021” конкурсында “Иң яхш ыбалалар бакчасы” номинациясендә – 11нче бакча, “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә – 12нче лицей, “Иң яхшы гаилә” – Галәутдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев