Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк мәктәбенең беренче сыйныфлары өчен мастер-класс үткәрелде

Мастер-класс космонавтика көненә багышланган иде.

Иске Иштирәк мәктәбендә 12 апрельдә билгеләп үтеләчәк Космонавтика көне алдыннан беренче сыйныф укучылары өчен космик ракета ясау буенча мастер-класс узды.

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. 

Чара башында балалар беренче космонавтның кем булуын искә төшерделәр, Юрий Гагаринның космик ракетасының «Восток» дип аталуын белделәр. Аннары өстәмә белем бирү педагогы Усманов Илшат Шаһит улы укучыларга мастер-класс күрсәтү эшенә кереште. Кулларга төсле кәгазь, кайчы алып, ракета ясарга тотындылар.

Балалар соңыннан башкарган эшләре өчен куану хисләре белдерде, үзләрен ракета-космик техниканың чын конструкторлары итеп хис итә алдылар. Укучыларның эшләре уңышлы гына килеп чыкты: барлык ракеталар очып китте. 

 

фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев